«Татар рухы һәм каләм» Бөтенросссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең Жюри утырышы узды. Оештыру комитетына тапшырылган эшләр җентекләп тикшерелеп бәйгенең икенче турына түбәндәге катнашучылар узды.
“Татар халкының тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту” номинациясендә:
- Линар Закиров, “Шәһри Казан” газетасы;
- Сөембикә Кашапова, “Мәдәни җомга” газетасы;
- Сүрия Мингатина, “Әтнә таңы” газетасы;
- Фәнзилә Мостафина, “Безнең гәҗит” газетасы;
- Рузия Сафиуллина, “Идел” журналы;
- Мөршидә Фатыхова, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе.
“Үрнәк татар гаиләләре” номинациясендә:
- Энҗе Басыйрова, “Идел” журналы;
- Гөлнур Сафиуллина(Хәсәншина), “Сөембикә” журналы;
- Айгөл Әхмәтгалиева, “Шәһри Чаллы” газетасы.
“Балалар өчен иң яхшы журналистик материал” номинациясендә:
- Айдар Гыймадиев, “Сабантуй” журналы;
- Резида Нигматуллина, “Болгар” радиосы;
- Фәнзилә Салихова”, “Удмуртия” телерадиокомпаниясе.
““Көрәш” татар милли спорт төрен популярлаштыру” номинациясендә:
- Радик Сабиров, “Идел” журналы;
- Фәрит Салихов, “Интертат.ру” интернет газетасы;
- Илнар Хөснуллин, “Ватаным Татарстан” газетасы.
“Милли тарихи ядкарьләр” номинациясендә:
- Тәминә Биктимерова, “Халкым минем” газетасы;
- Зөлфирә Мөхәммәдиева, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе;
- Әлфия Мөхәммәтова, “Актаныш” радиосы;
- Искәндәр Хәбибуллин, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, “Ялкын” журналы.
Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында:
“Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту” номинациясендә:
- “Татарлар” программасы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе;
- “Татар-информ” Мәгълүмат агентлыгы;
- “Өмет” газетасы (Башкортстан Республикасы).
«Татар рухы һәм каләм» Бөтенросссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең йомгаклау туры 29 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә узачак