tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучылары очрашты
Татар теле укытучылары очрашты

Татар теле укытучылары очрашты

15-16 сентябрендә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә татар теле укытучылары өчен оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты.

Свердловск өлкәсенең Шөкер авылы мәктәбендә чара кысаларында Илгиз Халиков танылган публицист, җәмәгать эшлеклесе Татарстан журналистлары берләшәмәсенең идарә  рәисе булган Шәмси Хамматовка мемориаль тактасын ачты.


16 сентябрь көнне ул  Чиләбе өлкәсе Кунашак авылында Бәгәрәктамак авылы мәктәбенең 100 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашып, алдагы планнар турында район хакимияте җитәкчелеге белән фикерләште.Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасының Урал төбәгендә Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов һәм Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы рәисе Лена Колесникова катнашты.

Исегезгә төшерәбез Бәгәрәктамак мәктәбенең 100 еллыгы 30 сентябрьдә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*