tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә «Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте» китабы буенча бәйгенең сайлап алу туры узды
Нәзарәттә «Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте» китабы буенча бәйгенең сайлап алу туры узды

Нәзарәттә «Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте» китабы буенча бәйгенең сайлап алу туры узды

17 сентябрьдә «Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте» китабы буенча бәйгенең сайлап алу туры узды. 50гә якын кеше китап хакында тест рәвешендәге 50 сорауга җавап бирде.

«Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте” китабы буенча бәйге август ахырында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан игълан ителгән иде. Конкурста, җенесенә һәм яшенә бәйсез рәвештә, теләгән һәркем үз көчен сынап карый ала.

Багдад илчелеге җитәкчесе хәлиф Ибн Фадлан кулы белән язылган иншаның рус теленә тәрҗемәсе, һичшиксез, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллык бестселлеры булырга хаклы. Шуңа күрә китапны халык арасында популярлаштыру өчен уздырыла торган конкурсның төп шарты – аны тулысынча укып чыгу һәм аның аерым эпизодларын истә калдыру.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре 23 сентябрьдән соңга калмыйча билгеле булачак. Иң күп балл җыючылар 22 октябрьдә Казанда узачак финалда катнашачак.

Бәйгенең төп призы – тауда йөрүче велосипед. Икенче урын яулаучы робот-пылесос алачак, өченче урын өчен электр самокаты каралган.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*