tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара
Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара

Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара

19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә булачак.

Эшлекле сәфәр вакытында аның Әстерхан өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе офисына баруы, Әстерхан өлкәсендә узачак XIII Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышында катнашуы көтелә.

Шулай ук әлеге сәфәр вакытында Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашуда катнашачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*