tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан халыкларының традицион уеннарының II Төбәкара “Uen Fest” фестиваленең зона этабы узды
Татарстан халыкларының традицион уеннарының II Төбәкара “Uen Fest” фестиваленең зона этабы узды

Татарстан халыкларының традицион уеннарының II Төбәкара “Uen Fest” фестиваленең зона этабы узды

Әлки муниципаль районында Татарстан халыкларының традицион уеннарының II Төбәкара “Uen Fest” фестиваленең зона этабы узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Таткультуресцентр” ДБУ тарафыннан оештырылды. Фестивальдә Татарстанның төрле почмакларыннан, шулай ук Төмән шәһәреннән 20гә якын коллектив катнашты. Төрле милләт балалары жюри һәм катнашучылар игътибарына нинди дә булса халык уенын тәкъдим итте.

Шекше мәдәният йортының “Бөрлегән” балалар фольклор коллективы (Л.А. Хисмәтова җитәкчелегендә) Алан – Елга авылында Рәсим абый Назировтан язып алынган “Тәтәйле” уенын күрсәтте һәм өйрәтте. Балалар диплом, истәлекле бүләкләр алдылар һәм Казан шәһәрендә узачак финал гала-концертына чакырылдылар.

saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*