tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли китапханәсендә «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгын тәкъдим иттеләр
Татарстан Милли китапханәсендә «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгын тәкъдим иттеләр

Татарстан Милли китапханәсендә «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгын тәкъдим иттеләр

Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмә залында «Татар хатын-кызлары» (12+) комикслар җыентыгын тәкъдим итү чарасы булды.

Оештыручыларның берсе, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтүенчә, чарада комиксларны әзерләү процессы турында сөйләгәннәр.

«Шулай ук «Татар кызы каһарман була аламы?» темасына дискуссия дә булды. «Татар хатын-кызлары» – дүрт каһарман турында сөйләүче хикәяләр: беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская; беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова; беренче татар хатын-кыз математик Сара Шакулова; беренче татар хатын-кыз пилот, Советлар Союзы каһарманы Мәгубә Сыртланова», – диде Рәдиф Кашапов.

  • Текстлар – Рәдиф Кашапов. Рәссамнар: Наталья Якунина (Уфа), Юлия Галиәкбәрова (Казан), Руслан Ибраһимов (Казан), Арина Филиппова (Раменское). Проект җитәкчесе – Регина Гаязова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*