tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мөхтәсибе фаҗигале рәвештә дөнья куйган райондашларны искә алу чарасында катнашты
Буа мөхтәсибе фаҗигале рәвештә дөнья куйган райондашларны искә алу чарасында катнашты

Буа мөхтәсибе фаҗигале рәвештә дөнья куйган райондашларны искә алу чарасында катнашты

Моннан 22 ел элек Буа эчке эшләр бүлегенең 12 хезмәткәре үзләренең хезмәт вазифаларын үтәгәндә фаҗигале рәвештә вафат була. Шул кайгылы вагыйганы искә алып, Буа шәһәрендә искә алу көне булып үтте.

Әлеге чарада Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Рәфикъ улы Шакирҗанов, Буа районы полиция житәкчесе Ренат Фиргать улы Хәсәнов, Буа иҗтимагый советы җитәкчесе Рәфикъ Гали улы Жәләлов, Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, протоиерей Иоанн Ткачук катнашты. Мөхтәсиб үзенең чыгышында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, Коръән укып дога кылды. Искә алу көнендә вафат булучыларның әти-әниләре, гаиләләре, якыннары катнашты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*