tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы

Бисмилләхир-рахманир рахим!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм!

Ураза Гаете Исламда иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе һәм ул  толерантлык, кардәшлек, мәрхәмәтлелек билгесе. Исламның тынычлык һәм үсеш дине булуына бер дәлил.

Быел рамазан җәйнең иң кызу июнь-июль айларына туры килде, төннәр дә бик кыска булды. Әмма бернинди авырлыкларга карамастан, без бары Раббыбыз мәрхәмәтенә өмет итеп, эчке бер шатлык һәм җиңеллек белән уразалар тоттык, Аллага шөкер.  Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ураза тотуның күркәмлеге турында  аңлатып, бер хәдисендә әйтә: “Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы”.

Барча мөселманнар  мөбарәк Рамазан аенда тәравих намазларында Раббыбызга сыендылар  һәм илебезгә, якыннарыбызга бәрәкатле көннәр теләделәр.

Бүген мөселманнарның зур бәйрәме, һәркайсыбыз аны дулкынлану белән каршы ала. Чөнки ураза бәйрәме якынлашканда күңелләребезгә ике хис тула. Беренчесе – аның шатлык, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотуыбызга сөенеч. Икенчесе моңсулык,  догаларыбыз кабул була торган күркәм айдан аерылу сагышы.

Мөхтәрәм җәмәгать!  Рамазан ае  теләгән һәркемгә дин юлына басарга, рухи яктан үсәргә мөмкинлек бирде. Күпләр бу айда ярамас гадәтләрдән арындылар, телләрен яман сүзләрдән тыйдылар, вакытларын күбрәк гаиләләренә багышладылар һәм төннәрен өстәмә гыйбадәтләрдә уздырдылар, догалар кылдылар. Алга таба бәйрәм көннәрен тормыш мәшәкатьләре,  гадәти көннәр алыштырыр. Менә шул гадәти көннәрдә дә рамазанда кылган матур гамәлләребезне дәвам итсәк, күңелләребезне начар уйлардан сакласак иде!

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе Рамазан аен да исән-сау, бердәм булып каршы алырга насыйп итсә иде!

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

ҮДО-ТР МДН рәисе, мөфти

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*