tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте “Таян Аллага” Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә
Татарстан мөфтияте “Таян Аллага” Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә

Татарстан мөфтияте “Таян Аллага” Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә янәдән “Таян Аллага” Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан уздырыла.

Каләм тибрәтүче яшүсмерләрне, яшьләрне ачыклауны, башлап язучыларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыруны күздә тоткан бәйге өч этапта үтә. 1-нче этап – әсәрләрне җыю – 2021 елның 10 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр барачак. 2-нче этапта – жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 май – 30 июнь), 3-нче этапта җиңүчеләрне билгеләү (2021 елның сентябре) булачак.

Бәйгедә 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнмәүләре тора.
Бәйге шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика 4 номинацияләрендә уза. Конкурска тәкъдим ителә торган әсәрләрне һәм мәкаләләрне, татар әдәби телендә язып, электрон вариантта [email protected] почта тартмасына юлларга кирәк. Авторлар эшләрен дүрт номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар, әсәрләр белән бергә, үзләре турында кыскача мәгълүматны, адресларын һәм телефон номерларын да җибәрергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез: 2010 елдан башлап үткәрелә торган “Таян Аллага” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәрде. Бәйгегә йомгакны «X Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе вакытында ясау көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*