tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанда «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге белән танышты
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанда «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанда «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге белән танышты

27нче декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегендә Яңа ел бәйрәме һәм ел нәтиҗәләре уңаеннан утырыш узды.

Бүген исә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев Башкортстан Республикасы Туймазы шәһәренең «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге белән таныштылар. Очрашу барышында,  Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров мәдәни үзәк хезмәткәрләрен Милли Җыенда кабул ителгән “Татарлар: Гамәл стратегиясе”  белән таныштыды.

Әлеге үзәк  2017 елның 18 мартында үз ишекләрен ачкан иде. «Төмәнәк» тарихи-мәдәни үзәге Төмәнәк авылындагы булдыклы эшкуар, милләтпәрвәр, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов тырышлыгы белән төзелде.

Әлеге үзәккә мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап, яше туксаннан узган өлкән буын вәкилләренә кадәр бик теләп йөриләр. Монда килгән һәр кешене якты йөз һәм чәй табыны белән каршы алалар. Үзәк каршында татар теле курслары, музыка уен коралларына һәм җырга өйрәтүче түгәрәкләр эшләп килә, кул эше дәресләре үтә.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге  Төмәнәк авылының  “Ак өмет” мәчетендә дә булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*