Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе Симферопольнең Җәмигъ мәчетендә булды
Татарстан Рәисе Симферопольнең Җәмигъ мәчетендә булды

Татарстан Рәисе Симферопольнең Җәмигъ мәчетендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Симферопольнең Җәмигъ мәчетендә булды. Экскурсияне аңа Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әмирали Аблаев үткәрде.

Бу Кырымда һәм Көнчыгыш Европада иң зур һәм төп мәчет. Ул нигездә гыйбадәт залында 1800 кешене һәм эчке ишегалдында тагын 2000 кешене сыйдыра. Бинаның биеклеге 19 катлы 4 манарасы, 1 төп гөмбәзе, 8 кече ярымгөмбәзе, 150 мәрмәр колоннасы бар. Мәчет эчендә иске госманлы һәм кырымтатар орнаментлары элементлары, каллиграфия һәм изге Коръән сүрәләре белән бизәкләр ясалган. Гөмбәзләрдә һәм алар арасында сары лалә чәчәге сурәтләнгән.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*