Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан язучылары берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үзара хезмәттәшлек турында килештеләр
Татарстан язучылары берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үзара хезмәттәшлек турында килештеләр

Татарстан язучылары берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үзара хезмәттәшлек турында килештеләр

20 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстан язучылары берлеге рәисе Данил Салихов белән очрашты.

Сүз нигездә ике арада хезмәттәшлекне ныгыту, уртак проектларның яңа формаларын табу турында барды. Аерым игътибар татар язучыларының чит төбәкләрдә татар конгрессы ярдәме белән үткәрелүче чараларда катнашуына бирелде.

Конкрет проектларга килгәндә, 3-4 апрельдә Казанга Башкортстанда яшәп, иҗат итүче татар шагыйрьләренең иҗади сәфәре вакытында эшне координацияләү турында фикер алышу булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*