tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Сабан туе көннәре билгеле
Татарстанда Сабан туе көннәре билгеле

Татарстанда Сабан туе көннәре билгеле

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Сабан туе көннәре турында карарны имзалады.

«Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабантуй» татар милли бәйрәмен түбәндәге көннәрдә уздырырга», диелә документта.

Шулай итеп Сабан туе көннәре түбәндәгечә була:

  • Татарстан авылларында, район үзәкләрендә 10-11 июньдә;
  • Чаллыда 17 июньдә;
  • Казанда 24 июньдә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына җирле идарә органнары белән бергә бәйрәм чараларын уздыруны оештыруны йөкли.

 Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*