tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның 100 еллык тарихында Әлифба музее
Татарстанның 100 еллык тарихында Әлифба музее

Татарстанның 100 еллык тарихында Әлифба музее

2020 елда истәлекле юбилейлар шактый булды. Мәсәлән, Әлифба китабына — 55, Бөек Җиңүгә – 75, ТАССРның бар­лык­ка килүенә 100 ел тулды. Шул уңайдан Рус Байтуганы му­зей-йортында оештырылган барлык чаралар да әлеге юбилей­лар­га багышланды.

Әлифбаның 55 еллык юби­леена карата музейда Сәләй Вагыйзовның китаплары күр­гәз­мәсе оештырылды. Гомер­лә­рен мәгариф хезмәтенә ба­гыш­лаган күренекле педагоглар Сәләй Гата улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вә­литованың иҗади хезмәтләре исемлеге 43 китаптан тора. Алар арасында “Кызыклы грам­матика” да бар. Сәләй ага­ның архив материаллары арасында Сибгать Хәкимнең шигырьләр җыентыгы да сак­ланган. Китап тышлыгында “Ва­гыйзов Сәләйгә, шагыйрь һәм тел белгече, студент чо­рыннан иң нык сокланган якын дустыма. Хөрмәт белән Сиб­гать Хәким, 29.02.1964 ел” дип язылган. Бу сүзләрдәге хак­лык-дөреслекне заман үзе аклаган ич. Әдәбиятыбызның бөек әдибе Сибгать агада ал­дан күрү сәләте дә, сиземләү дә булган, күрәсең. Нечкә кү­ңелле шагыйрь, тел белгече, га­лим, мөгаллимнең “Кызыклы грамматика” китабындагы “Адаш­кан авазлар” шигыре ул из­ге сүзләрнең дәлиле тү­гелме­ни?

Милләтнең иң беренче күрсәткече – тел. Яратып, якын итеп аны ана теле, туган телебез дип атыйбыз. Теле югалган милләт тә югала, шунысы куркыныч. Самара өлкәсенең татар милли-мә­дәни мохтарияте рәисе Ән­вәр Горлановның Казанда узган милли җыенда татар телен саклау темасына ясаган чыгышы турында мин “Сә­лам” газетасыннан укып белдем. Ул анда: “Милләт телсез була алмый” дигән. Әлеге мәка­ләдә телне саклауга кагы­лышлы төрле уй-фикерләр китерел­гән. Әмма, никтер, тел ачкычы бул­ган Әлифба авторы, зур шә­хес, якташыбыз Сәләй Вагыйзов­ны искә алырга оныталар. Моның белән горурлану уры­нына, фамилиясен еш кына Самара өлкәсенең дан­лыклы шәхесләре исемлегеннән дә төшереп калдыралар.

“Бердәмлек” газетасының 1994 елның 15 — 21 февралендә чыккан санында Радик Фәй­зиевның “Әлифба — туган йортта” дип аталган бик кы­зыклы һәм зур мәкаләсе ба­сылган иде. Ан­да Сәләй Гата улының нинди бөек шәхес икәне бик тәфсил­ләп язылган, хезмәтен Та­тарстан Республикасы да бик югары бәяли, безнең авылда­гы “Әлифба” музее да, моннан 4 ел элек, Татарстан Президен­ты Рөстәм Миңнеханов яр­дә­ме белән төзелгән иде бит.

Җиңү бәйрәменә карата му­зеебыз ишегалды чиккән яу­лыклар белән бизәлде, ә капкасына “Бөек Җиңүгә – 75 ел!” дип язылган зур ба­нер элен­де. Ел башыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багыш­ланган чара­лар шак­тый күп оештырылды. Мә­сәлән, мәктәп укучылары өчен батыр­лык дәресләре узды­рылды. Тарих укытучысы Ил­фат Бәдретдинов сугыш кырла­рында һәлак булган ике бабасын искә алды, мин Сәләй Вагыйзов турында сөйләдем, улы Камил Вагыйзов әти-әнисе турында язып калдырган истәлекләрне укып күрсәттем, Людмила Голодяевскаяның “Го­во­рите живым” дип аталган китабы белән таныштыр­дым. Оныгым, медицина уни­вер­ситетының беренче курс сту­денты Альбина Сафиул­лина Муса Җәлилнең “Вәхшәт” һәм Иван Радченковның “В день окончания войны” шигырь­лә­рен укыды, көмеш яшьтәге во­лон­тер Гөлфия Ибәтова Юлия Дру­нина шигыренә мөрәҗәгать итте.
Февральдә музеебызда Хәм­мәтнур Гарипов, Зөлфия Якупова, Әлфия Бәдретди­нова, Раилә Сәйдәшева, Мөс­лимә Хәйрова кебек сугыш чоры балаларына бәйрәм яса­дык. Байтуган авылы имамы Хәммәтнур хәзрәт — Коръән сүрәләре укыды, кунаклар су­гыш ел­ларында узган балачак­лары турында сөйләделәр. Соңын­нан зур табын артында Гөл­фия Ибәтова пешереп алып кил­гән искиткеч тәмле бәлеш ашап, хуш исле бал белән чәй эчтек.

Камышлыда узган X Бө­тенроссия авыл Сабан туе вакытында музеебыз бик күп кунаклар каршы алды. 2020 ел башында безгә Ырынбур өлкәсеннән, Башкортостан һәм Татарстан республикаларын­нан килергә теләүчеләр гариза­лар язганнар иде. Тик панде­мия безнең планнарга үзгә­реш­ләр кертте шул.

Район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов му­зеебызда һәрвакыт кадерле кунак. Быел ул дәүләт Думасы депутаты Виктор Алексеевич Казаков белән килде. Депутат, бик җылы теләкләр теләп: “Ис­киткеч музей! Аны булдыру өс­тендә эшләүчеләргә рәх­мәт. Бу — балалар һәм укучылар өчен тормыш мәктәбе, яшь­­ләр­гә патриотик тәрбия бирү уры­ны. Игелекле эшегездә уңыш­лар телим!” — дип Кунаклар кита­бына язып калдырды. Му­зей фондына 10000 сум акча да бирде. Шулай ук өлкә губернаторы киңәшчесе Борис Ардалин, Василий Потякин да Сәләй Вагыйзовның аяныч яз­мышы, авыр тормыш юлы, эш­ләре белән танышканнан соң, шәхесебезнең хезмәтенә юга­ры бәя бирделәр. Музейга җылы теләкләр, уңышлар теләде­ләр.

Ә сентябрьдә педагогия фәннәре кандидаты Валентина Ивановна Пестрикованы ка­бул иттек. Аның белән бергә Камышлы китапханәсе җи­тәкчесе Римма Галимуллина һәм “Туган як” оешмасы пре­зиденты Раилә Сафина да килгәннәр иде. Безгә ул грант­ларда катнашырга тәкъдим итте һәм Кунаклар китабында: “Бөек якташыбыз истәлеген җыйган һәм саклаган кеше­ләр алдында баш иям”, — дип язып калдырды.

Февральдә Сәләй Вагый­зов музеенда “Бердәмлек” өлкә татар газетасы хезмәткәрләре газета укучылары белән бик җылы очрашу үткәрделәр. Та­тар теле, татар мәгарифе ту­рында фикер алышу милләтне саклау проблемасының гаять зур булуын күрергә ярдәм итте.

Ә 64 ел элек читкә китеп, бер дә кайтмыйча яшәгән авыл­дашыбыз Миг­нимулла Мукми­нов музее­быз­га килгәч: “Без, шушы авылда яшәгән кешеләр, туган җи­ребезне яңа күз белән күрдек сыман — асфальт юллар, газлы өйләр, ике катлы мәктәп, олуг шәхесебезнең хезмәт җи­меш­ләрен саклаучы музей, әкият­тәй табигать – барысы да тормышның яхшы­га үз­гәрүен күрсәтеп тора”, — дип горурлыгын тыймады.

2020 елда музеебызның иң яшь кунагы — Камышлының “Березка” балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек Солтан Га­лиуллин булды. Ул Сәләй аганың киемнәрен, башка экс­понатларны бик кызыксынып карады һәм Әлифба белән фотога төште. Солтанга сок­ланып карап торганда, кү­ңелемдә изге теләкләр туды: «Раб­бым, сугышлар гына булмасын, буыннар чылбыры гына өзел­мәсен!»

Музеебызда Татарстанның 100 еллыгына “Мирас”, “Сө­ембикә”, “Казан утлары” жур­налларына багышланган күр­гәзмәләр оештырылды. Без­нең музей-йортыбыз да бит шушы 100 еллык тарихта бар тү­гел­ме? Байтуганда туып-үскән Әлиф­ба авторы Сәләй ага Вагый­зов­ның кита­бын бөтен татар мәк­тәплә­рендә дә укыдылар, әлиф­не таяктан аерырга өйрән­деләр. Якташыбызның хезмәтен зур­лап, туган авылында музей-йортын булдырырга ярдәм иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәх­мәтемне белдерәм.

Кызганычка, куанычлы хә­бәрләр арасында кайгы­лылары да бар. Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың улы Камил 2020 елның 13 ян­варенда бакыйлыкка күчте. Ул үзе генә дә, гаиләсе белән дә бездә барлыгы 4 тапкыр кунакта булды. Искиткеч пөхтә, тыйнак, чын мәгънәсендә зур һәм талантлы галим. “Әтием Байтуганны бик сагынып яшә­де”, — дип сөйли иде.

Әлеге язмам Камил аганың, аның әти-әнисе, апасы Римма, әби-бабалары рухына дога булып ирешсен. Музеебызга ярдәм иткән һәрбер кешегә исәнлек-саулык телим, зур рәхмәтемне белдерәм.

Нурания Абзалова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*