tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртиягә гастрольләргә чыга
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртиягә гастрольләргә чыга

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртиягә гастрольләргә чыга

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Удмуртиягә гастрольләргә чыга.

«Без Удмуртиягә „Туй“ программасын, алтын фондтагы иң матур җыр-биюләрне алып барабыз. Ни өчен анда барабыз дигәндә — Ижау якын. Ерак юлга тулы составны алып чыгуы авыр. Аларның концерт заллары да безгә туры килә», — дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Концертлар 25 сентябрь көнне Ижау опера һәм балет театрында, 26 сентябрь— Сарапул, 27 сентябрь — Глазов, 28 сентябрь — Можга шәһәрләрендә узачак. 29 сентябрь көнне ансамбль Әгерҗедә ике концерт куя. Алар «Пушкин картасы» проекты кысаларында уза. Шулай ук билет алып керү мөмкинлеге дә була.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе сүзләренчә, программага кергән һәр әсәр тарихи яктан дөрес булсын өчен ул ярты ел дәвамында архивларны өйрәнгән.

2022 елда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 85 ел тула. Хәзер юбилей программасына әзерлек тә бара. Киләсе елның декабрь аенда узачак юбилей концертына ансамбльнең ветераннары да чакырулы.

Гөлүзә Ибраһимова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*