24 апрель көнне Балтач районы «Хыял» яшьләр үзәгендә Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе узды.
Акциянең төп максаты — татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча татарча язу теләге уяту.
Катнашучылар туган телебезгә хөрмәт күрсәтеп, бердәм рәвештә диктант язды. “Мондый акцияләр — татар телен саклау һәм үстерү юлында зур адым. Безнең белән бергә булыгыз, туган телебезне бергәләп яклыйк!” – диелә хәбәрдә.