tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел, әдәбият институна – 80 ел!
Тел, әдәбият институна – 80 ел!

Тел, әдәбият институна – 80 ел!

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 80  еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ТР Фәннәр академиясендә галимнәр һәм укутучылар өчен бәйрәм чаралары узачак.  

Фәнни конференцияләр 10-11 сентябрь көннәрендә узачак, дип хәбәр иттәләр институтта. Чараларда чит иллләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Уфа, Чебоксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижау, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнаша.

«XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясенең төп эш юнәлешләре: төрки телләр лексикологиясе: актуаль мәсьәләләре, хәзерге халәте һәм үсеш перспективалары; төрки тарихи лексикология һәм этимология; төрки телләрнең диалекталь лексикологиясе һәм лексикографиясе; чагыштырма лексикология; төрки телләрнең махсус лексикасы (терминология); төрки ономастика; төрки телләр лексикологиясе: социолингвистик һәм лингводидактик аспектлар; төрки телләр лексикографиясе: актуаль мәсьәләләре, хәзерге халәте һәм үсеш перспективалары; киберпространствода төрки лексикология һәм лексикография.

Конференциянең оештыручылары буларак, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (Мәскәү) һәм Лингвистик тикшеренүләр институты (Санкт-Петербург) да катнаша. Конференциягә 100 дән артык фәнни доклад кабул ителде.

«Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла: әдәбиятара багланышларның теоретик мәсьәләләре; милли әдәбиятларда традицияләр һәм яңачалык; милли тарихи-әдәби барышның теоретик мәсьәләләре; хәзерге чорда милли әдәбият: концепцияләр, фәнни мәктәпләр, традицияләр, эзләнүләр.

«Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп тел белеменең актуаль мәсьәләләре буенча Чит телләр институты (Санкт-Петербург) тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырыла. Мәктәп эшендә Россия һәм чит илләрдән фәнни җәмәгатьчелек катнаша.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*