tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче, Арча, Чаллы мөхтәсибәтләре хоккей, чаңгы һәм йөгерү ярышлары оештырды
Теләче, Арча, Чаллы мөхтәсибәтләре хоккей, чаңгы һәм йөгерү ярышлары оештырды

Теләче, Арча, Чаллы мөхтәсибәтләре хоккей, чаңгы һәм йөгерү ярышлары оештырды

19нчы февральдә Теләчедә танылган эшмәкәр Шамил Шәйхи улы Галәвиев Кубогына мөселман кардәшләребез командалары арасында ачык хоккей ярышлары узды. Быел өченче тапкыр үткәрелгән ярышта Түбән Кама, Арча, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре, Арча һәм Теләче районнары командалары көч сынашты. Уен “Теләче – Арена” Боз сараенда үтте. Хоккей ярышының төп оештыручы – Теләче районы мөхтәсибәте.

Ярышларны ачу тантанасында хоккейчыларны Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстанның төньяк төбәк казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, ярышның сәбәпчесе булган Шамил Шәйхи улы Галәвиевның улы Наил әфәнде сәламләде.

Мөселман кардәшләребез өчен үткәрелгән хоккей турниры Югары Кибәхуҗа авылы имам-хатыйбы Равил хәзрәт Ибраһимовның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте.

Көн буе дәвам иткән мавыктыргыч һәм киеренке ярышта беренче урынны Арча районы командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Әлмәт, Чаллы шәһәрләре мөселманнары лаек булса, дүртенче һәм бишенче урыннарда – Теләче районы һәм Түбән Кама шәһәре командалары.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаган командаларга Кубоклар, Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Турнирның “Иң яхшы капкачысы” исеменә Арча районыннан Алмаз Сабирҗанов лаек булса, “Иң яхшы сакчы” исеменә Чаллы шәһәреннән Ринат Ибраһимов лаек булды. “Иң яхшы һөҗүмче” булып Түбән Кама шәһәре командасыннан Рамзил Гыймранов танылды. Ә “Иң яхшы уенчы” исеме Теләче районы командасы уенчысы Рәсүл Фазлыевка бирелде. Арча районы хоккейчысы Илнар Галимуллин өенә “Иң төгәл алка сугучысы (снайперы)”исеме белән кайтып китте. Турнирның “Иң кыйммәтле уенчысы” – Әлмәт командасыннан. Ул Айзат Шәвәлиев.

Кичә шулай ук Арча районы мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылының “Мәйдан” спорт-күңел ачу үзәгендә чаңгы ярышлары узды. Әлеге чарада шәрәфле кунак буларак Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров катнашты. Чаңгы ярышында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен яшь төркемнәренә карап махсус дистанцияләр уздырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр, призерлар билгеләнде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, медаль һәм дипломнар тапшырылды. Спорт чарасын Арча районы мөхтәсибәте оештырды. Чаңгы ярышы зурлап уздырылды, Татарстанның башка төбәкләреннән килгән катнашучылар да күп булды.

Кичә Чаллы шәһәренең “Тәүбә” мәчете җәяүле йөгерү ярышлары үткәрде. Чара Коръән укып, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Абдеев һәм ярышларның иганәчесе – “Капелька” хәйрия фонды директоры Рамазан Исаев чыгышлары белән ачылды. Катнашучылар җылыну өчен күнегүләр ясаганнан соң, ярышларның төп өлеше – яшь төркеменә карап төрле дистанцияләрдә йөгереш бәйгеләре үтте. Моңа өстәп мәчет янында кечкенә балалар өчен төрле уеннар һәм ярышларга килгән барлык катнашучыларны, кунакларны пылау белән сыйлау оештырылды. Чарада Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*