tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тере элемтәне саклап…»
«Тере элемтәне саклап…»

«Тере элемтәне саклап…»

9 декабрь көнне шәһәр тарихы музее залында Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге милли китапханәсенә 115 ел тулуга багышланган “Тере элемтәне саклап…” дигән уникаль күргәзмә ачылды. Тантаналы ачылу бик күп котлаулар, бүләкләр, җылы сүзләр белән тулы булды. Китапханә юбилее аның дуслары һәм партнерларының күп булуын күрсәтте.

Башта бу тарихи бина турында берничә сүз әйтеп узу мәслихәттер. Оренбур тарихы музее бинасы 1856 елда Оренбур генерал-губернаторы В.А. Перовский идарәсе вакытында «неоготика» стилендә төзелә. Бина 1970 елларга кадәр төп гауптвахтага җайлаштырылган була. Тарихчы П.П. Столпянский XIX гасырда язганча: «Оренбур шәһәре чын биналарның дүрттән өч өлеше: Кәръван–Сарай, Контроль палата, Җәмәгатьчелек җыелышы, Казна палатасы йорты, казармалар – барысы да Перовский вакытында төзелгән”. Боларның барысы да Василий Алексеевичның провинциаль Оренбурга башкала шәһәренең йөзен бирергә омтылуы белән аңлатыла. Берничә ел реставрация эшләреннән соң, 1983 елның 30 апрелендә анда өлкә Туган якны өйрәнү музее бүлеге ачыла, соңрак ул мөстәкыйль Оренбур тарихы музее статусын ала. 1995 елда бина федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелә.

Менә шушы тарихи бинада тантаналы шартларда Оренбур өлкәсе Мәдәният министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары В.А. Колесникова, Оренбур шәһәренең мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы Н.А. Таскина, төбәк Закончыгару җыены депутаты Д.И. Фәхретдинов, Оренбур өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Ә.Ә. Шәрипов һәм башкалар катнашында «Тере элемтәне саклап…» дип аталган экспозицияне ачтылар.

Чара җылы дустанә шартларда узды, чараны оештыручылар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

“Оренбур тарихы музее” җитәкчесе Елена Мишина үзенең чыгышында болай дип билгеләп үтте: “Биредә музей фондларыннан да һәм китапханә кадерләп саклаган экспонатлар да тәкъдим ителде. Аларда буыннар арасындагы элемтә могҗизалы рәвештә күзәтелә. Алар үз тарихларын шулкадәр кадерлиләр, шулкадәр сакчыл һәм дөрес итеп саклыйлар. Сез музей фондларында булырга лаеклы музей әйберләрен күрә аласыз, алар китапханә стеналарында саклана. Бу китапханә яңа, өлкәбездә иң беренче модель китапханәләрнең берсе, әмма ул барыбер шәһәр халкы өчен китапханә ишекләре ачылганда беренче эш көннәре белән бәйләнгән бу җепне саклый”.

Бу искиткеч матур һәм күпкырлы күргәзмәне оештыручылар китапханә тарихы белән генә чикләнмәгәннәр. Биредә, гомумән, Оренбур шәһәрендә татар мәдәнияте тарихын күрергә була. Борынгы басмалар, архив документлары белән рәттән театрыбыз тарихы, уку йортлары, динебез, татар киемнәре, эшләнмәләре һ.б. бик күп нәрсәләр куелган.

Оренбур шәһәренең мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы Н.А.Таскина Оренбур шәһәре башлыгы вазыйфаларын башкаручы С.А.Салмин исеменнән котлау хаты һәм 2022 елда китап фондын тулыландыру өчен бер миллион сумлык сертификат бүләк итте.

Үзенең чыгышында ул: “Китапханәгә 115 ел, әмма анда эшләгән коллективка карасаң, аңа нибары 15 яшь кенә дип әйтергә буладыр. Нинди яшь һәм эчкерсез күңелле алар! Китапханәгә килгәч, гаять зур шатлык кичерәсең, чөнки анда эшләүче китапханәчеләрнең нинди бәхет белән тулы булуын күрәсең һәм киткәндә дә шундый ук бәхет белән тулыланасың. Бу китап саклау урыны гына түгел. Биредә балалар өчен уен заллары бар, яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә, заманча компьютер техникасы белән бик яхшы җиһазландырылган. Һәм, әлбәттә, китапханәгә өлкән буын кешеләре дә яратып йөрүләрен дәвам итә. Үзенең юбилеена китапханә бик күп бүләкләр ясады – өлкә Хөкүмәте премиясе “Танылу” җиңүчесе булып, ул Оренбур өлкәсенең иң яхшы китапханәсе исемен яулады. “Иң яхшы эш” өлкә грантын отты һәм “Ямашевкада уеннар китапханәсе” проектын июльдән ноябрь аена кадәр тормышка ашырды. Бөтен Идел буе федераль округы буенча 200 проект арасыннан 34 иң яхшылары арасына керде. Һәм, әлбәттә, Кырымда узган “Таврида” чарасында китапханә үз эшләрен тормышка ашыру буенча иң яхшы проектлар финалистлары арасына керде. Мин Сезнең белән горурланам!”, – дип тәмамлады сүзен Н.А.Таскина.

Оренбур өлкәсе Закончыгару җыены депутаты Дамир Фәхретдинов: “Сез шундый тон бирдегез, хәзер барлык китапханәләр дә безнең китапханә кебек булырга тели. Безнең региональ мохтәрият уздырган барлык чараларда да китапханә беренче ярдәмчебез булып тора. Һәм сез алып кына калмыйсыз, әмма нәкъ менә күбрәк тә бирәсез”, – диде тәбрикләү сүзендә.

Чыгышлар һәм күпсанлы котлаулар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Сюрпризларсыз да булмады. Ачылышка килгән һәр кеше китапханәнең мактаулы укучысы таныклыгын алды, бәхетлеләргә бәхет елмайды, алар ачылу кысаларында үткәрелгән лотереяда җиңүчеләр булдылар һәм яхшы китаплар алдылар.

Тантаналы чарадан соң музей хезмәткәре Илдар Вәлитов алып баруында экскурсия узды. Аның барышында кунаклар татар халкының күпмилләтле шәһәребез һәм төбәгебез мәдәниятенә керткән зур өлеше турында белә алдылар. Экспозициягә килүчеләр Оренбурның беренче милли китапханәсенең барлыкка килүе һәм тиз үсеш алуы турында да бай мәгълүмат тупладылар.

115 ел дәверендә милли китапханәбез бер генә көнгә дә ишекләрен япмаган. Үзе эшләгән елларда ул Оренбур шәһәренең мәдәни үзәгенә әйләнде һәм берничә буын кешеләрнең укучылар тугрылыгын саклап калды.

Зәвык белән оештырылган күргәзмәдә көнкүреш әйберләре, фоторәсемнәр, архив документлары, татар телендә китаплар һәм журналларның сирәк басмалары тәкъдим ителә. Экспозиция белән танышу Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәнең барлыкка килү тарихына гына түгел, ә Оренбурда милли мәдәният үсешенә дә төшенергә мөмкинлек бирә. 10 декабрьдән Оренбур шәһәре халкы һәм кунаклары Оренбур тарихы музеенда (Набережная ур., 29) «Тере элемтәне саклап…» дип аталган күргәзмәне карый алалар.

Күргәзмә кураторлары: София Иванова, Илдар Вәлитов.

Белешмәләр өчен телефон: 77-68-71.

Фотоальбом: https://cloud.mail.ru/public/eM2W/EfQ9ZaCot/

Фәннур Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*