Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш районы Олы Тархан авылында Ринат Нуруллинның китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Тәтеш районы Олы Тархан авылында Ринат Нуруллинның китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Тәтеш районы Олы Тархан авылында Ринат Нуруллинның китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Олы Тархан авылы мәдәният йортында ТР язучысы Ринат Нуруллинның Тарханда туып-үскән Фаиз Җомагылов тормышы һәм язмышы хакында “Кара тактада ак эз” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Чарада авыл җирлеге җитәкчелеге, Казаннан, Ульяннан мәртәбәле кунаклар, район “Тәтеш таңнары” хезмәткәре, җирле “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Сания Сәмигуллина белән Гөлчәчәк Зәйнуллина,  урта мәктәп укытучылары һәм укытучылары катнашты.

Әнәс Җомагыловның матди ярдәме белән басылып чыккан китапны тәкъдим итү кичәсе барлык якташларына һәм яшь буынга Фаиз Җомагыловның тормыш тарихын барлау мөмкинлеген бүләк итте. Оештырылган кичә укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән үрелеп барды.

Сания Сәмигуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*