tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимер туй юбилярлары
Тимер туй юбилярлары

Тимер туй юбилярлары

Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар авылының абруйлы гаиләсе – Аманул­ла Әмин улы һәм Равза Нәсибулла кызы Әминовлар үзләренең олы гомер бәйрәмнәрен – тимер туйларын билгеләп үттеләр. Алар менә 65 ел инде иңне-иңгә куеп, тормыш юлыннан атлыйлар, барлык парларга да мондый бәхет бирелми, авылда да алар шундый озын гаилә стажлы бердәнбер пар. Сугыш чоры балалары буларак, юклыгын да, авырлыгын да заманында бай­так татыганнар, әмма бергәләшеп барлык киртәләрне җиңүгә көч тапканнар үзләрендә. Аманулла ага гомер буе җирле колхозда тимерче булып хезмәт итте, яз башында чәчү агрегатына баса, урып-җыю ва­кытында комбайнга утыра иде. Равза апа җирле уча­сток хастаханәсендә регистратурада эшләде.

Хәзер инде алар матур, кадерле картлык кичерәләр, Аманулла ага хөрмәтле мәчет карты, азанчы, бер кал­дырмый өйлә, җомга намазларына йөри, ә Равза апа аны тәмле ашлары белән өйдә көтеп тора.

Әминовларның иң зур сөенече, горурлыклары – өч ба­лалары, алты оныклары һәм сигез оныкчыклары.

Кочко-Пожарның үрнәк гаиләсен тимер туйлары бе- лән авыл администрациясе башлыгы Рөстәм Абдуллин котлады, округ администрациясе белән депутатлар со­веты исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Без дә тимердәй нык гаиләне ихластан котлыйбыз, тагы да озак еллар бергә яшәргә язсын сезгә Ходай Тәгалә, хөрмәтле юбилярлар!

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*