tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихчы Айдар Гайнетдинов Мәрҗанинең кабер ташына язылган сүзләрне укып күрсәтте
Тарихчы Айдар Гайнетдинов Мәрҗанинең кабер ташына язылган сүзләрне укып күрсәтте

Тарихчы Айдар Гайнетдинов Мәрҗанинең кабер ташына язылган сүзләрне укып күрсәтте

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов Шиһабетдин Мәрҗанинең кабер ташына язылган сүзләрне укып күрсәтте.

«Без Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән атаклы шәхесләрнең кабер ташларын 2017 елдан бирле өйрәнәбез. Мин 1929 елга кадәр куелган ташларны тикшердем. Гарәп графикасында язылган 1,5 меңләп таш табылды. Шуларның уннан бер өлеше атаклы галимнәргә, дин әһелләренә, зур сәүдәгәрләргә куелган. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗанинеке дә бар», – диде Айдар Гайнетдинов «Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләре: мирас һәм бүгенгесе» дип аталган конференциядә.

Айдар Гайнетдинов сүзләренчә, дин әһелләренең кабер ташлары башкаларныкыннан эчтәлеге белән аерылып тора. Аларда нәсыйхәтләр, гыйбрәтле сүзләр язылган.

Айдар Гайнетдинов таштагы сүзләрнең бүгенге татар теленә тәрҗемәсен укып күрсәтте.

  • Алгы ягы: «Мәрхүм Шиһабеддин бине Баһаведдин Мәрҗани хәзрәтләренең җыйган әсәрләре хөрмәт һәм камиллегенә катгый дәлил. Казан шәһәрендә кырык ел микъдары имамлык вазифаларын [үтәп] һәм гыйлемнәр таратып, һиҗри 1306 ел мөбарәк шәгъбаненең ахыргы көнендә 73 яшендә мәңгелек дөньяга күчте. Аллаһ Тәгалә аны киң рәхмәте белән рәхим кылсын».
  • Уң ягы: «Шигырь: Үлем алдында һәр кеше бертигез, гади халык та, патша да».
  • Сул ягы: «Шигырь: Чынлыкта, дөнья болыт күләгәсе кебек: бүген сине күләгәдә тота, соңыннан югала. Ул килгән вакытта аның белән шатланма һәм ул киткән чакта аның өчен кайгырма».
  • Арткы ягы: «Имам, күренекле галим, бик яхшы әсәрләр һәм гүзәл хезмәтләр иясе Шиһабеддин бине Баһаэддин Мәрҗани кабере. Раббысы рәхмәтенә (Аллаһ Сөбханәһү аны гафу итсен һәм хөрмәтләсен) кич белән якшәмбе көн һиҗри 1306 (мең өч йөз алтынчы) елның шәгъбаны тәмамланырга бер төн кала күчте».

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*