tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Мэриясендә татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды
Казан Мэриясендә татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды

Казан Мэриясендә татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды

Бүген Казан Мэриясендә татар теле курсларын тәмамлаган Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә таныклыклар тапшырылды.

Казан шәһәре Башкарма комитеты сентябрь-ноябрь айларында татар телен өйрәнергә һәм телне камилләштерергә теләгән хезмәткәрләр өчен бушлай укыту оештырган. Укучылар башлангыч һәм дәвам итүчеләр төркемнәренә бүленеп, уникешәр дәрес алган. Аларга өстәмә белемне «Унбер» лицееның татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова һәм «Бала-Сити» Кембридж халыкара мәктәбе укытучысы Альберт Сәмигуллин биргән.

«Татар теле курслары Казан федераль университетында да, башка уку йортларында да бар. Казан Мэриясе оештырган укыту алардан аерыла. Безнеке хезмәт күрсәтү өлкәсе – кунакханәләрдә, ашханәләрдә, кибетләрдә эшләүчеләр – өчен махсус эшләнде. Курсларга йөздән артык кеше язылды. Без өч дәрестән артык уку калдырган укучыларга таныклык бирмәскә булдык. Барлыгы 47 кеше дәресләргә даими йөрде. Аларга бүген таныклык тапшырабыз», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Татар теленә өйрәтү буенча кыска вакытлы курсларның методикасын «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов төзегән. Дәресләрдә сөйләм телен үстерүгә өстенлек бирелгән. Шушындый укыту мэрия тарафыннан узган елда да оештырылган булган. Былтыргы тәҗрибәне һәм татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ барлыгын исәпкә алып, оештыручылар бу эшне быел да дәвам итәргә булганнар. Гүзәл Сәгыйтова курслар киләсе елда да оештырылыр дигән өметен белдерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*