tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры оркестры «Башмагым – 80» концертын әзерли
Тинчурин театры оркестры «Башмагым – 80» концертын әзерли

Тинчурин театры оркестры «Башмагым – 80» концертын әзерли

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры оркестры 1 мартта «Татар классик музыкасы җәүһәрләре. Башмагым – 80» концертын куя. Җырлы тамаша Җәүдәт Фәйзи белән Таҗи Гыйззәтнең легендар «Башмагым» музыкаль комедиясенең 80 еллыгына багышлана. Казанда “Башмагым” беренче тапкыр 1942 елның 1 мартында куела.

Юбилей уңаеннан Тинчурин театры артистлары, оркестры һәм Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе махсус концерт программасын әзерли. Әлеге концертта «Башмагым» музыкаль комедиясенең төрле елларда куелган һәм яңгыраган, төрле редакцияләрдә булган өзекләр башкарылачак.

Концертта Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе солистлары (сәнгать җитәкчесе – Әлфия Җаппарова, концертмейстер – Татьяна Сафонова), Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары (хормейстер – Алия Хәмзина, хореограф – Резеда Муллагалиева) һәм Тинчурин театры оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Ильяс Камал) катнаша.

“100 % тере тавыш, яшь һәм талантлы башкаручылар, тере оркестр яңгырашы һәм Җәүдәт Фәйзинең моңлы һәм дәртле көйләре тамашачыларның күңеленә хуш килер” -, дип сөйләде дирижер Ильяс Камал.

К. Тинчурин театры матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*