tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында галим Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә була
Тинчурин театрында галим Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә була

Тинчурин театрында галим Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә була

30 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Тукай премиясе Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә була.

«Керү чакыру билетлары буенча. Барыгызны да көтеп калабыз. Җырлар, биюләр белән театрләштерелгән кичә була», – диде Тәлгат Галиуллин «Әдәби кафе»да үзенең «Ана корт» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү чарасында.

  • Галиуллин Тәлгат Нәбиулла улы – әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы (1981), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1998), Татарстанның, Россиянең атказанган фән эшлеклесе (1993, 1999). 1938 елның 22 июлендә хәзерге Нурлат районы Кычытканлы авылында туган.
  • Казан университетын тәмамлый (1961). 1962 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында. 1965–1986 елларда Алабуга педагогия институтында (1967–1971 елларда проректор, 1971–1985 елларда ректор, 1983 елдан профессор). 1986 елдан Казан педагогия институтында, 1988 елдан Казан университетында (1989–2008 елларда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1989–2000 елларда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты деканы).

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*