tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өлкә белән “Татарча диктант” яздык
Өлкә белән “Татарча диктант” яздык

Өлкә белән “Татарча диктант” яздык

Төмән өлкәсе сигезенче тапкыр үтә торган бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә актив катнаша. Быел, башка еллардан аермалы буларак, районнарда диктант язулар оештырылды. Бу эштә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелек итте.

Бүген Төмән шәһәрендә яшәүчеләр татар телендә диктант язарга автономиянең офисына җыелдылар. Ләкин килүчеләр күп булу сәбәпле, оешманың җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина башка бүлмәне тәкъдим итте.

Диктант язарга, гадәттәгечә, социаль һәм җитештерү технологияләре колледжы студентлары 11 кеше килде. Инглиз теле укытучылары Наилә Хәбибуллина белән Римма Сәфәрова тырышканнар, егет-кызларга да рәхмәт. Тагын да “Нур” хатын-кызлар оешмасы, өлкә мөселман дини идарәсенең “Татар халкы мирасы” клубы әгъзалары актив катнаштылар.

Өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Сәет Тузмөхәммәтов акция турында берничә сүз әйтеп, әһәмиятле тәртипләргә басым ясап үтте. Текстны сәнгатьле, дөрес итеп Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе укытучысы һәм “Этнос” төрки балалар үзәге белгече Наисә Гайнельянова укыды. Ләйсән Хәмзә кызы һәркемгә уңышлар теләде.

Казандагы төп оештыручылар тарафыннан төбәкләр өчен Марсель Галиевның “Тимә, яшәсен!” әсәреннән өзек алынган иде. Текст авыр булды, аңлашылмаган сүзләр, озын җөмләләр күп. Әлбәттә, мәгънәсе татар халкының бөеклеген, горур тарихи үткәнен күзалларга мөмкинлек бирә. Анысы бик әһәмиятле!

Быел чит төбәкләр арасында “Татарча диктант” акциясендә катнашучылар саны буенча өлкәбез татарлары рекорд куяр шикелле. Өлкә татар автономиясенең барлык районнардагы җитәкчеләре дә актив эшләделәр. Вагай, Тубыл районнары татар авылларыннан хәбәрләр агыла гына. Катнашучылар Тубылның 15нче мәктәбендә берничә класска бүленеп утырганнар. Вагай районының авылларында мәктәптә генә түгел, клубта, китапханәләрдә дә язганнар. Яркәү районының Тархан авылында профессор Хәнисә Алишина алдан ук әзерлек сыйфатында диктант яздырды, бүген дә читтә калмадылар. Аромаш районының Көсәйкүл мәктәбендә дә яңгыраган Марсель Галиев әсәре.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*