tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкләр төрле-милләт бер!
Төбәкләр төрле-милләт бер!

Төбәкләр төрле-милләт бер!

Ульяновск татар мәдәният үзәге каршындагы Кол Гали мәйданында «Төбәкләр төрле-милләт бер!» дигән очрашу узды. Өлкәнең татар автономиясе оештырган әлеге әдәби очрашуда борынгы Сембер төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар, татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар алдында Татарстан язучылары берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков чыгыш ясады.

Очрашу барышында озак еллык әдәби хезмәтләре өчен Сембер язучылары Фазыл Алиулловка, Зөфәр Батыровка һәм Флорис Галимьяновка конрессның рәхмәт хатлары һәм буләкләре тапшырылды. Кичәдә чыгыш ясаучылар илдәге бугенге сәясәт, Россиядә милли телләргә карата мөнәсәбәтнең салкын булуы хакында да әйтеп уздылар. Җирле татар автономиясе рәисе «Шуңа күрә көзге халык санын алуда актив катнашып, тагын бер кат башкалар алдында узебезнең ныклы бердәмлегебезне расларга кирәк» дип мөрәҗәгать итте.

Казан кунаклары да гасырлардан килгән тарихи бергәлекнең һәм туганлыкны сакларга, балаларыбызга тапшырырга кирәклеген ассызыклап сөйләделәр , шигырьләрен бүләк иттеләр. Гомумән, бу көнне, кунак ашы – кара каршы дигәндәй ,семберлеләр дә үз шигырьләрен тыңлаучыларга җиткерде. Шигьри кичәгә мөхтәрәм кунак итеп Ульяновскида 16 ел губернаторлык иткән Сергей Морозов та чакырулы иде. Соңгарак калып килсә дә, халык аның белән очрашуны көтеп алды.

Ул үз чыгышында татарлар турында җылы хисләре белән уртаклашты, «…халыкны кайда яшәвенә карап, төрле милләтләргә бүлергә ярамый, халыклар бердәм булганда гына, Россия көчле дәүләт булачак,» -диде ул, ТНВ каналына биргән интервьюсында.

Очрашудан соң, Казан кунаклары өлкәнең «Өмет” газетасы редакциясендә, «ТНВ» каналының Ульяновск филиалында булдылар, «Бердәмлек» милли китапханәсе эшчәнлеге белән таныштылар. Ә 21 нче августта алар Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итугә 1100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция эшендэ катнашып, «Бөек Идел юлы» тарихи фестиваленең барышы белән дә танышачаклар.

Рамис Сафин 

Ульяновск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*