tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» өлкә бәйгесе үтте
Төмән өлкәсендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» өлкә бәйгесе үтте

Төмән өлкәсендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» өлкә бәйгесе үтте

Төмән шәһәренең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче урта белем бирү мәктәбендә өлкә мәгариф һәм фән департаменты, Төмән өлкә төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институты (ТОГИРРО) оештыруында 2006 нчы елдан бирле ел саен уздырыла торган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» өлкә бәйгесе үтте.

49-1

Бәйгенең төп максаты – педагогик эшчәнлектә инновацион методика һәм технологияләрне кулланып эшләүче, иҗади, заманча карашлы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын билгеләү, аларга ярдәм итү, тырышып эшләргә стимул булдыру. Өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән килгән кунакларны каршы алу, аларны оештыру, көн тәртибенә куелган планнарның уңышлы үтәлүен контрольдә тоту вазифасы 52 нче мәктәпнең туган тел укытучысы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамовага ышанып тапшырылды. Бу йөкләмәне ул зур тырышлык һәм җаваплылык белән башкарды.

Кунакларны мәктәп җитәкчесе Алевтина Манкаева сәламләп, эшләрендә уңышлар, кызыклы, файдалы чыгышлар теләде. Бәйгедә 7 татар теле һәм әдәбияты укытучысы мастер-класс һәм «Укучылар белән туган телдә сөйләшү» турларында үзләренең белемнәрен, тәҗрибә осталыкларын, укучыларда туган тел дәресләренә кызыксыну, хөрмәт уятуда нинди ысуллар, методик алымнар куллануларын тәкъдим иттеләр. Алар – Вагай районы, Икенче Вагай урта мәктәбе укытучысы Нэлли Алеева, Вагай районы, Юрмы урта мәктәбе укытучысы Алсу Әхмәтчанова, 52 нче мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Лена Ильясова, Төмән районы, Индрәй урта мәктәбе укытучысы Рузилә Исмәгыйлева, Аромаш районы, Көсәйкүл төп мәктәбе укытучысы Гүзәл Тимеркәева, Тубыл районы, Хуҗайлан башлангыч мәктәбе укытучысы Тәнзилә Тимканова, Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе укытучысы Фирдәүс Алеева. Аларның эшләренә жюри әгъзалары – РФнең атказанган укытучысы, гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Гүзәлия Муллачанова, мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Халидә Кирамова, педагогия фәннәре кандидаты, ТОГИРРО доценты Алсу Фәйзуллина, шәһәр мәгълүмәти-методик үзәк программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру идарәсенең мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген оештыру-методик тәэмин итү бүлеге башлыгы Зөһрә Исхакова, «Иң яхшы туган тел укытучысы» бөтенроссия конкурсы призеры, Вагай районы, Тугыз урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова, Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең туган тел укытучысы, бөтенроссия конкурсы лауреаты Ләйлә Абдразакова бәя бирделәр. Укытучыларның уздырган дәресләре «Гаилә» темасына багышланган иде. Дәресләрдә милли костюмнар кигән 52 нче мәктәпнең 4-6 сыйныф укучылары катнаштылар. Аларның туган телебезне белүләре, дәрестә актив катнашулары һәркемнең күңеленә хуш килде. Дәрес ахырында һәр укытучы аларга рәхмәтләрен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*