tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Төмән районы киңлекләре»
«Төмән районы киңлекләре»

«Төмән районы киңлекләре»

Быел Төмән районына 100 ел тула. Районның мәйданы – 370 мең гектар. Анда 77 торак пункты – авыллар һәм поселоклар урнашкан. Төмән районы халык саны буенча өлкәнең иң зур районы – монда 140 мең кеше яши. Якташыбыз, үзешчән шагыйрә Вәлия Корманова Төмән районына һәм Ямбай авылына мәхәббәтен белдереп “Төмән районы киңлекләре” исемле шигырь иҗат иткән. Ул үзе Ямбай авылында туган, эшләгән, хәзерге көндә тавык-кош саклау эше белән шөгыльләнә.

Чит яклардан самолетта кайтып килгәндә,

Төмән районы каршы ала.

Ул – минем туган авылым Ямбай була.

Сез бернәрсә белән бутый алмыйсыз

Мин яраткан – мине

яраткан авылымны:

Бодай һәм арыш белән чәчелгән чиксез киң кырларын,

Бәрәңге, кәбестә, кишер кырлары.

Ямбай авылым Төмән

районында урнашкан,

Анда матур күлләр,

урманнар таралган.

Тәмле җиләк, гөмбә, шифалы үләннәр.

Мондый байлык тагын

берәр җирдә бармы икән?

Андый – беркайда да юк!

Бездә нинди хезмәт сөюче кешеләр яши!

Данлы, тырыш кешеләр – эшмәкәрләр!

Җырчылар, биючеләр, спортчылар!

Ватанны якларга кирәк, дигәндә –

Безнең ир-атлар беренче сафта.

Һичкайчан сине ташламабыз,

Горурланам мин синең белән, авылым!

Төмән районы каршы ала.

Чит яклардан самолетта кайтып килгәндә,

Вәлия Ташбулат кызы район халкына чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм игелекләр тели. Туган районыбыз үссен, үзгәрсен һәм көннән-көн яхшырак булсын, дигән теләкләрдә кала.

Гөлфара ГАРИПОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*