tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Фәнир Галимовны юбилее белән котладылар
Башкортстанда Фәнир Галимовны юбилее белән котладылар

Башкортстанда Фәнир Галимовны юбилее белән котладылар

Бүген күренекле милләтпәрвәр шәхес, милләт җанлы эшмәкәр, күп кырлы талант иясе, шагыйрь, композитор, җырчы, Татарстанның Атказанган артисты, Башкортстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең мактаулы энергетигы, Туймазы шәһәренең шәрәфле гражданины, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов үзенең гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Фәнир аганы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев котлады.

Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның сәламнәрен һәм котлауларын җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фәнир аганы котларга Туймазы районының Төмәнәк авылына Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*