tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин, син, ул-без бердәм ил”
“Мин, син, ул-без бердәм ил”

“Мин, син, ул-без бердәм ил”

«Речник» мәдәният йорты фоесында олысын, кечесен “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Светлана Оленькова ”Мин, син, ул-без бердәм ил” дигән мастер–класс оештырып бәйрәм тамашасына килүчеләрне каршы алды. Концертка килүче мәктәп яшьтәге балалар мастер-класста яратып, кызыксынып, теләп катнаштылар.

Концерт программасын “Россиялеләр” хәрби-спорт яшьләр үзәгенең күрсәткеч чыгышы белән башладылар. Алып баручылар бәйрәмнең тарихы һәм халыклар бердәмлегенең мөһимлеге турында сөйләделәр. Ватан турында җырларны төрле милләт телләрендә җырладылар. Ленария Хәсәнова, Марина Никогосян, Наталья Загваздина, Йолдызхан Жернакова, вокал ансамбльләр:”Цвет сирени”, “Ренессанс” ансамбльләрдә катнашучылар милли костюмнары, җырлары белән тамашачыларны таң калдырдылар. Бию коллективлары “Егоза”, “Фейерверк” Россия халыклары биюләрен бәйрәм концертында тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Татар һәм казаклар биюләрен аеруча җылы каршы алды тамашачылар. Эчтәлекле, күңелле, дәртле концертны караучылар илһам алып “Речник” мәдәният йорты җитәкчесе Фатыйма Мамшановага һәм хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

                                                                                          Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*