tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән шәһәрендә “Сөләйманов укулары” узды
Төмән шәһәрендә “Сөләйманов укулары” узды

Төмән шәһәрендә “Сөләйманов укулары” узды

Төмән шәһәренең Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф һәм фән департаменты, өлкә Думасы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә, “Себер татарлар” Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә фәнни китапханәсе оештыруында XXIV нче “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясе узды.

Аның темасы: “Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Төмән өлкәсе татарларының телен, мәдәниятен һәм тарихи мирасын саклау һәм үстерү перспективалары” дип билгеләнде. Конференциядә махсус чакырылган 50 делегат һәм онлайн форматта Казан, Мәскәү, Уфа, Омск, Чиләбе, Тубыл, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Яр Чаллы шәһәрләре һәм Төркиядән зыялы галим-галимәләр катнаштылар. Биредә китапханә хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова тырышлыгы белән Булат Сөләймановның һәм бүгенге көндә Себердә яшәп иҗат итүче авторларның китапларыннан, галим-галимәләрнең фәнни хезмәтләреннән төзелгән күргәзмә оештырылган иде. Аның белән делегатлар бик кызыксынып таныштылар. Чара күмәк фотога төшүдән башланып китте.

Конференцияне “Себер татарлар” милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин алып барды. Президиумга Төмән дәүләт университетының Тюркология үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина, филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә Шагбанова, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских сайландылар. Кунакларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, губернатор урынбасары Алексей Райдер, өлкә иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Евгений Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Төмән индустриаль университеты ректоры Вероника Ефремова, “Себер татарлар” милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин сәламләп, традициягә кергән конференциянең татар халкының телен, мәдәниятен, тарихын үстерүдәге, милләтара дуслыкны ныгытудагы ролен билгеләп, уңышлы эш көне теләделәр. Өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков чарага фатыйха биреп, дога кылды. Аның чыгышы мәгълүмәти-котлау формасында булды. Өлкәдә мәгариф, фән, мәдәният, дин тыгыз мөнәсәббәтә эшләп, өлкәбезнең социаль, политик, экономик үсешен үстерүдә зур өлеш кертүен төрле мисаллар белән дәлилләп сөйләде. 25 китап авторы, шагыйрә Галия Абайдуллина Б.Сөләймановның берничә шигырен себер татар теленә тәрҗемә иткәнен әйтеп, шуларның берсен сөйләп ишеттерде.

Пленар утырышны профессор Хәнисә Алишина Булат Сөләймановның тормыш юлы һәм иҗатын яктырткан доклады белән башлады. Биредә галимә Казан һәм Мәскәү архивларыннан алган бик кызыклы, әлегә билгеле булмаган фактлар китерде. Шулай ук үзләренең фәнни хезмәтләре белән танышырып, Тубыл шәһәреннән тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, Казан кунаклары – тарих фәннәре докторы, “Туган җир. Родной край” журналының баш редакторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин, онлайн формада филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәйфуллина, Омск шәһәреннән тарих фәннәре кандидаты Анна Ильина, Төркиядән – филология фәннәре докторы, профессор Эркан Алькая чыгыш ясадылар.

Актив җәмәгать эшлеклесе, шагыйрьнең фикердәше Әнәс Гаитов, “Яшьлеккә сәяхәт” җыр ансамбле җитәкчесе Роза Яхина Б.Сөләйманов турындагы истәлекләре белән бүлештеләр. Үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы якташына багышлап язган шигырен укыды. Аннары Владислав Чернов өлкә Думасы исеменнән Роза Яхина (Тубыл шәһәре), Әнәс Гаитов, Әйтбикә Әйтбаевага (Төмән шәһәре), милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән Хәнисә Алишинага «Татар мәдәниятен пропагандалауга, саклауга һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше һәм «Сөләйманов укулары» конференциясен оештыруда күпьеллык эшчәнлеге өчен» Рәхмәт хатлары тапшырды. Шунда ул милләттәшләребезне сөендереп, киләсе елдан башлап “Зәнкиев укулары” уздырыла башлаячагын белдерде.

Конференциягә нәтиҗә ясалганнан соң делегатлар ике төркемгә бүленеп, берсе Ямбай зиратына – Б.Сөләйманов каберенә чәчәкләр салырга юл алды. Икенчеләре И.Словцов исемендәге музей комплексына рәссам Әлфия Мөхәммәтованың картиналар күргәзмәсе белән якыннан танышырга бардылар. Биредә аларны автор үзе каршы алып, нефть белән рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс уздырды. Кунаклар да үзләренең сәләтләрен тикшереп карадылар. Бу очрашудан рәссам да, кунаклар да зур канәгатьлек кичерделәр.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*