Төмән өлкәсендә февраль һәм март айларында үткәрелгән «Татар мәдәнияте көннәре-2020» милли мәдәният һәм сәнгать бәйрәменең ябылу тантанасы апрельгә кадәр кичектерелгән. Татар мәдәнияте көннәре Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.
Татар мәдәнияте кысаларында, Төмәндә XXIX «Таң йолдызы» төрки телле халыкларның балалар иҗаты өлкә бәйгесе, X «Халык сәнгате» үзешчән сәнгать иҗаты өлкә бәйгесе уздырылды. Шулай ук «Татар ашлары» өлкә бәйгесе игълан ителде.
Әлеге бәйгеләргә нәтиҗә ясау һәм йомгаклау гала-концерты 29 мартка билгеләнгән иде. Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен бу чаралар якынча 29 апрельгә күчерелгәнлеге хәбәр ителде.