tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә Заһир Бигиев турында Төркиядә фәнни китап бастырды
Төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә Заһир Бигиев турында Төркиядә фәнни китап бастырды

Төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә Заһир Бигиев турында Төркиядә фәнни китап бастырды

Төркиядә XIX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле Заһир Бигиевның тормышы һәм иҗаты хакында фәнни китап дөнья күрде. Аның авторы — Мәрмәрә университеты тарих галиме, профессор Әхмәт Канлыдәрә.

Китап «Көнчыгыш белән көнбатыш арасында бер татар мулласы: Заһир Бигинең тормышы, романнары һәм сәяхәтнамәсе» дип атала. Әхмәт Канлыдәрә әсәрен Заһир Бигиевның тууына 150 ел тулуга багышлаган.

Төрек галиме, Заһир Бигиевның Төркиядә беленмәгән шәхес булуын искәртеп, аның тормышы турында Исмәгыйл Гаспралы, Габдулла Баттал Таймас, Галимҗан Идриси, Зәки Вәлиди Тоган, Мөхәммәт Гайнуллин, Флүн Мусин, Азат Ахунов, Асия Рәхимова, Явуз Акпынар, Мостафа Токэр, Аллен Дж. Франк, Муса Бигиев кебек татар, төрек һәм чит ил галимнәре, теологлар, язучыларның хезмәтләрен өйрәнеп язган.

Автор Заһир Бигиевның миссионерларның коткысы һәм төрле шаукымнарга бирелмичә үз диненнән йөз чөермәвен, дин әһеле булуга карамастан татар әдәбиятында роман жанрын үстерүгә беренчеләрдән булып өлеш кертүен ассызыклаган, әсәрләренә фәнни анализ ясаган. Габдулла Тукайның Заһир Бигиевка багышлап язган шигыренә дә урын биргән.

Әхмәт Канлыдәрә чорның татар һәм рус матбугатында, «Тәрҗеман» газетасында Заһир Бигиев хакында нәрсәләр язылуына игътибар юнәлткән, нәшир Исмәгыйл Гаспралының, тюрколог Николай Ашмаринның татар әдибе иҗатына биргән бәяләмәләрен телгә китергән. Аның тюрколог һәм миссионер Ефим Малов белән мөнәсәбәтләренә, язышкан хатларына кагылып, Ефим Маловның көндәлекләре аша Заһир Бигиевнең уй-фикерләрен, эчке кичерешләрен ачып бирергә тырышкан.

Галим 422 битлек китапта Заһир Бигиевнең гарәп имлясы белән язылган «Мавәраэннәһердә сәяхәт», «Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә», «Гөнаһы кәбаир» («Зур гөнаһлар») әсәрләрен, төрекчәгә тәрҗемә итеп кенә калмыйча, латин хәрефләренә күчереп, укучыларга әдип иҗат иткән телдә дә тәкъдим иткән.

«Заһир Бигиевнең Төркестанга сәяхәте турындагы әдәби-публицистик әсәре аеруча игътибарга лаек. 23 яшьлек егетнең тарихка карашы, чагыштырулары, уйланулары, эзләнүләре госманлы төрекләре яки Төркестан интеллигенциясенеке белән күп мәсьәләдә охшаш. Шунлыктан мин бу шәхесне Төркиядә танытырга карар бирдем. Хезмәтемне 1999 елда төгәлләсәм дә, кайбер сәбәпләр аркасында нәшер ителми торды.

Әмма 2004 елда Заһир Бигиев турында күләмле мәкалә бастырдым. Вакыт узу белән әлеге хезмәтне яңадан күздән кичердем, кайбер хаталарны төзәттем, эзләнүләремдәге яңалыкларымны өстәдем, гади укучыларга да аңлашылсын өчен, татар әдибенең әсәрләрен бүгенге төрек теленә тәрҗемә иттем”, — дип язган автор китапның кереш сүзендә.

Профессор Әхмәт Канлыдәрә — Идел-Урал һәм Төркестан төбәгендә яшәүче халыкларның тарихын өйрәнүче галим. Ул Истанбул университеты әдәбият факультетын тәмамлый. Мәрмәрә университетында милләттәшебез, тарих галиме Надир Дәүләт җитәкчелегендә магистратура диссертациясен яклый һәм татар халкы, тарихы, мәдәнияты, әдәбияты белән таныша.

Докторантура белемен АКШта Колумбия университетында ала һәм тарих фәннәре кандидаты була. 2000-2004 елларда Казахстанның Әхмәт Ясәви исемендәге университетында лекцияләр укый. Бүгенге көндә Истанбулда Мәрмәрә университетында укыта һәм гомуми төрек тарихы кафедрасын җитәкли.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*