tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә «Идел-Урал. Кичә. Бүген. Иртәгә» исемендәге җыелыш уздырганнар
Төркиядә «Идел-Урал. Кичә. Бүген. Иртәгә» исемендәге җыелыш уздырганнар

Төркиядә «Идел-Урал. Кичә. Бүген. Иртәгә» исемендәге җыелыш уздырганнар

Төркиянең Анкара шәһәрендә татар язучысы, сәясәтче Йосыф Акчураның да корылышында өлеше булган «Төрек учаклары» оешмасында Идел-Уралның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге сөйләшелде. Бу җыелыш «Идел-Урал. Кичә. Бүген. Иртәгә» исеме белән оешманың Полатлы бүлекчәсендә узды. Бу хакта Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Җыелышка 25-30 кеше килде. Кунаклар арасында „Төрек учаклары“ Полатлы бүлекчәсенең җитәкчесе Илһан Дәрәкөй, бүлекчә администрациясе әгъзасы Сәйфеддин Җанполат, укытучылар, Гази университеты тарих һәм әдәбият факультеты студентлары бар иде. Әлеге сөйләшү тыңлаучыларда бик зур кызыксыну уятты. Бертуктаусыз сораулар бирелде», – диде ул.

«Татар филологы, тәрҗемәче, язучы Роза Корбан Атилла чорыннан бүгенгә кадәр Идел-Урал халкы булган татар һәм башкортларның тарихын сөйләде», – ди Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, элегрәк тә Казан татарлары белән бәйле җыелышлар үткәрелгән. Бу җыелышлар гадәттә Анкара һәм Конья шәһәрләренең «Төрек учаклары»нда уздырылган.

«Мәсәлән, 2008 һәм 2009 елларда Анкарада, 2015 елны Коньяда булып үткән Хәтер көнен әйтеп була. 2009 елда Анкарада «Төрек учаклары»ның үзәк офисы һәм Милли китапханә белән уртак оештырылган „Идел-Уралның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге“ исемле халыкара җыелыш уздырылган иде. Боларның барысы Идел-Урал халыкларын таныту ягыннан зур әһәмияткә ия», – диде Айгөл Зара Кәбирова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*