Татарстан Премьер-министрына кандидатны республика парламенты комитетларының уртак утырышында карадылар.
Әлеге вазыйфага республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексей Песошинны тәкъдим иткән. Депутатлар да әлеге кандидатураны хуплады.
Нәтиҗә парламент утырышыннан соң билгеле булачак.