tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл мәчетендә Ифтар
Тубыл мәчетендә Ифтар

Тубыл мәчетендә Ифтар

Изге Рамазан аенда мәчетләрдә, һәм үз йортларында ифтар (авыз ачтыру) дини мәҗлесләр уза. Тубыл шәһәренең аскы торасындагы тарихи мәчетендә көн саен ифтар ашы үткәрелә. 200 якын кешегә исәпләнгән табынны мәчеткә йөрүчеләр Фәннур хәзрәт Казыймов җитәкчелегендә оештыралар. Фәннур хәзрәт:”Ифтар мәҗлесләрен үткәрүчеләрнең, ярдәм итүчеләрнең, ифтарга килүчеләрнең дә гамәлләре саваплы булсын. Ураза гаетен, дини бәйрәмнәребезне бергәләп үткәрергә насыйп булсын. Табыннарны әзерләүчеләргә Аллаһы Тәгалә хәерле, бәрәкәтле гомер бирсен. Тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын. Шатланып Ураза гаетен каршы алырга язсын,”-дип теләкләрен юллады.

Мәчеттә узган ифтар мәҗлесләренә табынны мулдан әзерлиләр. Хәләл ит, кайнар аш һәм төрле камыр ризыкларын пешерүдә, сыйлауда шәһәрнең “Ашханә” кафесы булышлык күрсәтә. Мәчетнең ирләр залы, хатын-кызлар залы да дин юлында булган милләттәшләребез белән тулы уза. Ифтарга төрле яшьтәге тубыллылар килә. Өлкәннәрне мондый дини мәҗлесләрдә балаларның катнашканы сөендерә. Димәк, борын-борыннан килгән гореф-гадәләребезнең дәвамчылары да бар.

Мәчеткә җыелучылар хәзрәт укыган вәгазьне игътибар белән тыңлыйлар. Рамазан аенда көне буе ризыктан тыелудан башка төрле начар гамәлләрдән дә, гайбәт сөйләүдән дә тыелырыга кирәклеге турында вәгазьдә әйтелә. Күмәкләшеп, җәмагать белән намаз укулары дини чарада катнашучыларның күңелләренә тынычлык, иман байлыгы бирә.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*