tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе узды
Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе узды

Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе узды

Бүген, 3 апрель көнне, Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Биредә ул чарада катнашучыларны сәламләде.

Ифтарда шулай ук Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин,  Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин, татар галимнәре, эшмәкәрләр, сәнгать әһелләре, язучылар, журналистлар һ.б. катнашты.

Рамазан ае – мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятләре иңә башлаган өчен кадерле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*