tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Әсхәт Минһаҗетдиновны 100 яшьлек юбилее белән котлады
Милли Шура рәисе Әсхәт Минһаҗетдиновны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Милли Шура рәисе Әсхәт Минһаҗетдиновны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул зур хөрмәткә ия булган милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов белән очрашты.

Бүген Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдиновка 100 яшь тулды.Васил Шәйхразыев милләттәшебезгә сугышчан батырлыгы һәм илебез өчен куркыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен олуг рәхмәтен белдерде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән юбилярга телевизор бүләк ителде.

Шулай ук Милли Шура рәисе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде һәм 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә һәм яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен “Татарстан Автономиясе Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләде.

Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туып үсә. Мәскәүдә 17 нче укчылар дивизиясе 980 нче артполкта разведчик була. Брянск, 2 нче Белоруссия фронтында Курск шәһәре өчен сугышта катнаша. Бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Батырлык өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре, «Кызыл Йолдыз», I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары бар.

Сугыштан соң Әсхәт Минһаҗетдинов Уфага күчеп килә, Уфа медицина училищесын тәмамлый, аннан Башкорт медицина университетына укырга керә, кандидатлык диссертациясен яклый. Ярты гасыр Әсхәт Әскәр улы табиб булып эшли. Бүгенге көндә аның 70тән артык фәнни хезмәте бар, шулай ук ул  озак еллар буе рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә – күз явын алырлык картиналар ясый.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*