tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әнгам Атнабаев каберенә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Әнгам Атнабаев каберенә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Әнгам Атнабаев каберенә чәчәкләр салды

Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әнгам Атнабаев каберенә чәчәкләр салды.

Әнгам Атнабаев — татар шагыйре, драматург, Башкортстанның халык шагыйре. Татар һәм башкорт телләрендә иҗат итә. 1943–1951 елларда Иске Күрдем урта мәктәбендә укыта, 1951–1968 елларда Уфада чыга торган «Кызыл таң» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, 1977–1989 елларда «Һәнәк» журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми.

Әнгам Атнабаев 1999 елның көзендә вафат була. Кабере Уфаның мөселман зиратында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*