tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл өлкәсе “Ак калфак” оешмасына рәхмәт белдерделәр
Тубыл өлкәсе “Ак калфак” оешмасына рәхмәт белдерделәр

Тубыл өлкәсе “Ак калфак” оешмасына рәхмәт белдерделәр

Тубыл шәһәре “Бердәм Россия” партиясе бинасы залында “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы тыл ветераннарын, сугыш чорында туып үскән якташларыбызны Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Табын артында ветераннар, сугыш чорында туып үскән тыл ветераннары ачлык, ятимлек кичергән еллар турында хатирәләре белән уртаклаштылар. “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу Юнусова кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү максатыннан “Подари тепло солдату” акциясендә катнашулары турында сөйләде. Бу изге эштә матди ярдәм күрсәткән Эдуард хәзрәт Юнусовка, аның гаиләсенә, Тимур хаҗига, “Ак калфак” оешмасы әгъзаларына рәхмәтләрен әйтте. Чарада катнашкан “Бердәм Россия” партиясе депутаты Михаил Никитин махсус операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте. ”Безнең шәһәрдән мобилизацияләнгән солдатларга сезнең ярдәм барып җитә. Хәрби часть командирлары белән элемтәбез бар. Нәрсә кирәген алар белән киңәшләшеп алабыз. Тубыл волонтерлары кирәк нәрсәне үзләре алып бара һәм җиткерә дә,”-дип сөйләде.

Милли табын артында Тубылның җәмигъ мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим Сухов, Ямбайның Нигъмәтула хаҗи Кармышаков исемендәге мәчет имамы Эдуард хәзрәт Юнусов Коръән аятьләрен укыдылар, вәгазь сөйләделәр, ашка дуа кылдылар. Тыл ветераннары, сугыш чорында туып үскән, педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков, аның тормыш иптәше педагогик хезмәт ветераны Рауза Садыйкова, 90 яшендәге тыл ветераны Нурчиян абый Саликов авыр балачак елларын, мәктәптә укыган чорларын искә алдылар. “Кычытканнан пешергән аш, ач килеш көнне–төнгә ялгап эшләгән әниләребез, ачлык-ялангачлыкны, авырлыкларны күргән балачак еллар онытылмый,”-дип күз яшьләре белән Нурчиян абый сөйләде.

Бөек Ватан сугышыннан соң да җитешсезлек еллар әле озакка сузыла. Күп балалы гаиләдә туып үскән Рауза Җәлил кызының әтисе Бөек Ватан сугышында вафат була. Ул:”Хәзер табыннарыбыз тулы ризык. Өсләребездә сыйфатлы кием. Дөньялар гына тыныч, имин булсын. Без мәктәптә укыган чорны кияр кием дә булмаган. Балаларын ашату, киендерү өчен күп хезмәт куйган әниләребезгә җиңел булмаган. Шулай булса да, сугыш чоры балалары тырышлар. Без кече вакытыбыздан хезмәткә өйрәнеп үстек,”-дип сөйләде. Айсылу Әптелмән кызы кунаклар белән һәм үзе ветераннар хөрмәтенә татар халык җырларын башкарды.

Кунаклар “Ак калфак” оешмасының изге эшләрендә уңышлар теләделәр. “Бердәм Россия” партиясе депутаты Михаил Никтиин тыл һәм хезмәт ветераннарына партия исеменнән бүләкләр тапшырды. Кичә җылы атмосферада, эчтәлекле үтте.

                                                   Римма Умитбаева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*