tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды җитәкчелеге 45 ел бергә гомер иткән үрнәк татар гаиләләрен тәбрик итте
Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды җитәкчелеге 45 ел бергә гомер иткән үрнәк татар гаиләләрен тәбрик итте

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды җитәкчелеге 45 ел бергә гомер иткән үрнәк татар гаиләләрен тәбрик итте

Халыкара гаилә көне кысаларында, ЗАГС идарәсендә, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама Башкарма комитеты каршында эшләп килүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды җитәкчелеге “Сөембикә кызлары” коллективы белән берлектә, 45 ел бергә гомер иткән үрнәк татар гаиләләрен: Ахметшиннар һәм Валеевларны сапфир туйлары белән .

Гаилә ядкаре булып күңелдә сакланган туй йоласы – килен төшерү күренешен үтә дә зур осталык белән сәхнәләштерделәр. Оныклар, балалар чыгышы да ямь өстенә ямь өстәде. Юбилярларны котлап бирелгән ап-ак ефәк шәл, чигүле түбәтәй, балдай татлы чәк-чәк бөек татар халкының бай мирасын буыннан-буынга тапшырылуы аеруча әһәмиятле, тамаша кылучыларның күзләре дымланды. Шулай ук башка милләт вәкилләре дә юбилярларын тәбрикләргә килгәннәр иде. Иң мөһиме барысы да милли киемнән. Шуңа да ЗАГС идарәсе дуслык йортын хәтерләтте.

Кыскасы, шәһәребез Түбән Камада зур гаилә булып яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәт, халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча күркәм эшләр башкарыла, шуны бүген янә бер кат исбатладык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*