tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыллылар Казанда
Тубыллылар Казанда

Тубыллылар Казанда

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Төмән өлкәсе Тубыл шәһәреннән килгән 14 нче һәм 15 нче мәктәп укучылары белән очрашу булды. Казанга экскурсия төркемендә 18 укучы һәм 2 җитәкче, Марсельеза Хәсәнова һәм Сәлимә Саидәхмәтовна килгән иде. Татарстан мәркәзендә сәфәр вакытында балалар Тукай музеенда, Казан Кремлендә, Казанның 1000 еллык музеенда һәм башка бик күп истәлекле урыннарда булдылар, Г.Камал театрында “Авыл эте Акбай” ны карап, “Туган авыл” ял итү комплексында хозурланып йөрделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов белән очрашуда да алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, татар халкының йолалары, гореф – гадәтләре турында тәфсилләп сөйләүне сорадылар. Урынбасар һәр сорауга тулы җаваплар бирде, татар конгрессының башкарган эшләре, максатлары белән таныштырды. Очрашу ахырында кунакларга бүләккә китаплар, татарча мультфильмнар тапшырылды.

Гөлүсә Низаметдинова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*