tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан ага укучыларны битараф калдырмады
Туфан ага укучыларны битараф калдырмады

Туфан ага укучыларны битараф калдырмады

11 мартта Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең жюри утырышы узды.

Әлеге Конференция республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын битараф калдырмады. Хәзерге вакытта 12 нче гимназиянең электрон әрҗәсенә 777 гариза килде.

Конференциядә катнашучылар 5 төрле номинациядә (шигърият, журналистика, фәнни эшләр, драматургия, укытучылар өчен Түгәрәк өстәл) көч сынаша. 800ләп фәнни-иҗади эшне республиканың күренекле шагыйрьләре – Ләбиб Лерон, Йолдыз Шәрәпова, Луиза Янсуар, Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр Институты профессоры Васил Гарифуллин, “Сөембикә” журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, “Сәхнә” журналы хәбәрчесе Илмир Хәбибуллин, танылган каләм ияләре – Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов, Казан федераль университетының филология һәм сәнгать Институты галимнәре – Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев һ.б. бәялиячәк. Конференциянең жюри рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Г.Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү Фонды һәм Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Халыкара театр көнендә – 2014 елның 27 мартында 12 нче кызлар гимназиясендә узачак.

Рамилә Газизуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*