tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган батыр” Бөтенроссия турнирында катнашу өчен гаризалар кабул ителә
“Туган батыр” Бөтенроссия турнирында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

“Туган батыр” Бөтенроссия турнирында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча “Туган батыр” Бөтенроссия турниры узачак. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган турнир 2022 нче елның 22-24 нче июлендә Алабуга шәһәрчегендә X гасырның борынгы Болгар мәчете янындагы мәйданда үткәреләчәк. Шәһәр кунаклары табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, борынгы мохиткә чумып, палатка шәһәрчегендә дә яши алачак.

Хәзерге вакытта турнирда катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Башкортостан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Казанда яшәүче укчылардан 42 гариза килгән.

Туган батыр – татар каһарманы образы, ул үз эченә кешелек кыйммәтләрен һәм халык мирасын ала һәм аны дөньяга таныта. Моннан 14 гасыр элек үк Пәйгамбәр ﷺ болай дигән: “Уктан ату – иң яхшы күңел ачуларның берсе” (әт-Табарани).

Турнирны оештыручылар: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга шәһәре һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы хакимияте, Казан шәһәренең «Туган авылым» милли комплексы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма; «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасының җәядән ату федерациясе.

Турнир халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалау һәм өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; җәядән атуны популярлаштыру; Татарстан Республикасында вакыйгалар туризмын үстерү; Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендәге ярышларда Россия Федерациясен тәкъдим итә алучы югары квалификацияле җәядән атучыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү максатларында үткәрелә.

Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Уктан атучылар халык тарихи костюмнарыннан булырга, үзенең угы, җәясе һәм ук салу җайланмасына ия булырга тиеш. Катнашучылар Россия төбәкләреннән генә түгел, чит итлләрдән дә килеп катнаша ала. Толерантлык мондый турнирда һәркем өчен катнашу, төрле халыкларның тарихи, этник, фольклор, мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.

Куркынычсызлык максатларында турнир башланыр алдыннан барлык катнашучыларга да кагыйдәләр белән танышырга һәм җәядән ату вакытында куркынычсызлык техникасын мөстәкыйль өйрәнергә кирәк.

Ярышлар VIII этапта узачак: разминка, биатлон, һөҗүм, тизлеккә ату, тездән ату, фронталь стойкадан ату, төрек путасы. Җәяүле ату номинациясендә призлы урыннар ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым биреләчәк.

Турнир кысаларында кунаклар да, катнашучылар да борынгы Болгар цивилизациясе тарихы белән таныша алачак; танылган Болгар әмире Ибраһим I Мөхәммәднең идарә итү көчен тоя алачаклар; борынгы фортификацияләрне, ныгытмаларны һәм саклау валларын күрәчәк; утта әзерләнгән тәмле ризыкларны авыз итәчәк; борынгы мәчет диварларында җәмәгать белән намаз укыячак.

Бөтенроссия турнирында булучылар иң кызыклы уенчыларның ярышларын караячак, интерактив зонада үз көчләрен сынаячак, турнирның оригиналь ярминкәсенә, балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-классларга барачак, тере утта әзерләнгән хәләл пылауны авыз итә алачак.

«Туган батыр» турниры кысаларында һәрбер кешегә тормышта үз юлын табу, традицион уктан атучыларның бер әгъзасы булу, чын дуслар һәм фикердәшләрне очрату, зирәк остазлардан кыйммәтле киңәшләр алу мөмкинлекләре тудырылачак.

Игътибар! Гаризалар 15нче июльгә кадәр кабул ителә.

Тулырак шартлар белән нигезләмәдә, максат.рф сайтында һәм ВК төркемендә танышырга мөмкин (https://vk.com/tugan_batyr).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*