8-9 декабрь көннәрендә Чувашия Республикасының Тукай авылында мәктәпнең 150- еллыгын билгеләп үтеләчәк.
Бу көннәр кысасында бүгенге укытучыларны да, ветераннарны да хөрмәтләячәкләр, Татарстан фәннәр академиясе, КФУ, Бөтендөнья татар конгрессы, Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе бергәләп фәнни–гамәли конференция дә уздырачаклар, бүгенге, элеккеге укучылар, укытучылар катнашында зур тантана да күздә тотыла.