tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тукайга мәхәббәт илә…”: Казан кооператив институты онлайн шигърият бәйрәме үткәрде
“Тукайга мәхәббәт илә…”: Казан кооператив институты онлайн шигърият бәйрәме үткәрде

“Тукайга мәхәббәт илә…”: Казан кооператив институты онлайн шигърият бәйрәме үткәрде

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә, Бөтен дөньяда яшәүче татарлар катнашында Онлайн-шигърият бәйрәме узды.

Модераторы Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева булды. Алсу Рөстәм кызы,”Без кайларда гына яшәсәк тә, безне Тукаебыз берләштерә.Тукайның язмышы, бөтен иҗаты да халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән.Әдипнең фикерләре һәр чорда да актуаль яңгырашта булачак. Әйдәгез, бүген Тукайның шигырьләрен сөйлик, туган телебез хакында фикерләшик”,дип сүзен башлап җибәрде.

Онлайн-шигърият бәйрәмендә Финляндиядән Варол Әбдрәхим, Төркиянең Измир каласыннан Бикзат Акташ, Ләвәнт Тәниз, Истамбул шәһәреннән Айгөл Кәбирова, Анталия шәһәреннән Халидә Әхтәмова, Франфурт шәһәреннән Германиядәге татар оешмасы җитәкчесе Бари Дианов, Лондоннан Рамиль Миннуллин,Италиядәге татар оешма җитәкчесе Лилия Шәйхиева, Париждан Татарстан-Франция йорты вице-президенты Әлфия Айзатова,Казахстанның Алма-Ата шәһәреннән , татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, шагыйрь Равил Гозәиров, Кырымнан танылган шагыйрь Диләвер Османов, Уфадан Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе,Уфаның “Ихлас”мәчете имам-хатыйбы Альфрет Дәүләтшин, Сахалиннан татар оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова, Төмәннән Россиянең атказанган укытучысы Зөлфия Калгаманова, Татарстанның Балык Бистәсе районыннан, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, Әлмәттән шагыйрә Минзифа Әхмәтшина, Россиянең атказанган врачы, шигъри җанлы Ирек Билалов, Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак мәктәбе директоры Фәридә Яруллина, һәм башка милләттәшләребез үзләренең төбәкләрендә Габдулла Тукай белән бәйле чараларның узуы турында сәйләде, фикерләрен шигъри юллар белән төгәлләделәр.

Яшь буын вәкилләреннән,Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге мәктәп укучылары, Казанның Г.Ибраһимов исемендәге татар гимназиясенең 5 класс укучысы Әнвәр Хәертдинов Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риназ Шиһапов “Алпарым” дигән җырны башкарды.

Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге, 160 тан артык экспонат, алар арасында Апанаевлар нәселе дәвамчылары бүләк иткән коръән, гомүмән милли хәзинәләребез җыелмасы хакында да сөйләделәр.

Катнашучылар һәрберсе ата-бабаларыбыздан әманәт булып калган, татар телебезнең сакланышы хакында фикерләре белән уртаклашты. Очрашуның әһәмиятенә тукталды. Оештыручыларга рәхмәтен юлладылар.

Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева туган телебездә сөйләшик, халык санын алуда татар булуыбызны онытмыйк, тамырларыбызны барлап, Тукаебызны олылап яшик, диде. Рамазан ае белән тәбрик итте.

Онлайн-шигърият бәйрәме Инстаграмда турыдан-туры алып барылды.
Очрашу Габдулла Тукайның “И Туган тел” җырын беррлектә башкару белән төгәлләнде.
Башлап Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин җырлады .

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*