Түбән Кама шәһәрендә “Татар гаиләсе” бәйрәме узды. Чарада “Татар гаиләсе” бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты.
Гаилә ул әти-әни, балалар гына түгел, гаилә ул – нәсел-нәсәп, тамыр, ыру, кабилә-шәҗәрә. Шуңа күрә кешеләр борынгыдан үзләренең ата-бабаларын олылаганнар, алардан калган әйберләрне, кадерләп саклаганнар. Әби-бабайлардан калган традицияләрне саклап, чара бию-җырлар белән үрелеп барды.