tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада “Киемем-горурлыгым” дип исемләнгән осталык дәресе узды
Түбән Камада “Киемем-горурлыгым” дип исемләнгән осталык дәресе узды

Түбән Камада “Киемем-горурлыгым” дип исемләнгән осталык дәресе узды

Милли кием, аны бизәүче элементлар һәм башка милли атрибутлар аша яшьләребездә милли үзаң, татар булулары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатында, “Кулымнан гөлләр тама”проекты кысаларында,  “Киемем-горурлыгым”дип исемләнгән сәнгать сәгате-осталык дәресе зур уңыш белән үтте.

Шәһәребезнең “Ак калфак” милли оешмасы ярдәме белән, аның канаты астында оештырылган әлеге чарада шәһәребез яшьләре -Түбән Кама медицина көллияте студенткалары катнашты. Алар белән без татар яшьләренең милли киемнәре, баш киемнәре һ.б. атрибутлар турында, аларның милли үзенчәлекләре, нәфислеге   -аерымлыклары турында тәфсилле әңгәмә кордык, күлмәкнең бер атрибуты булган изүне кисеп әзерләү, типчеп, машина белән тегүгә ззерләп куйдык. Милли бизәкләр, сәйлән, ташлар сайладык. 2 нче дәрескә әзерләндек.

Әлеге чара яшьләрнең үз куллары ярдәмендә баетылган, бизәлгән күлмәк-калфакларны киеп сәхнәдә чыгыш ясау белән тәмамланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*