Конкурста профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Катнашу бушлай. Конкурс читтән торып үткәрелә. Жюри бары тик 27 майда – ТАССР оешу турында декрет игълан ителгән көнне генә эшләнгән эшләрне караячак.
Катнашу өчен гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Фотоакциядә җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнә:
I урын – планшет,
II урын – смартфон,
III урын – электрон китап.